Елмай, елмай гына
Кояш үзе бирер җылы җаныңа
Күңел кылларына
Тиеп эретер бозны суларына
Елмай, елмай гына
Йолдыз үзе күмәр сине нурына
Алып кулларына
Бәхет сибәр юлларыңа
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Бел, килер бәхет, елмай
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Син бары елмай
Елмай, елмай гына
Сөю үзе килер синең яныңа
Кереп уйларыңа
Алып барыр мәхәббәтнең таңына
Елмай, елмай гына
Йолдыз үзе күмәр сине нурына
Алып кулларына
Бәхет сибәр юлларыңа
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Бел, килер бәхет, елмай
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Син бары елмай
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Бел, килер бәхет, елмай
Булсын өчен йөрәктә гел май
Күмсен өчен нурга җанны ай
Күңел ишеген ачып елмай
Син бары елмай